Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

«Пятачок»та 20 мең сумлык сертификатны кем отты?

Җиңүчене билгеләү өчен сәхнәгә 9 яшьлек кызны чыгардылар.

«Шәһри Чаллы» «пятачок»ларны быел үзенчәлекле итеп ачып җибәрергә булды. «Пятачок» исемле газета кушымтасы чыгуы хөрмәтенә язылучылары арасында «Азалия» мебель фабрикасына 20 мең сумлык сертификат уйнатты. Җиңүчене билгеләү өчен сәхнәгә бәйрәмнең иң кечкенә биючесен 9 яшьлек Әдиләне чыгардылар. Сертификатны 18нче мәктәп отты. Зур бүләкне информатика укытучысы Нәзилә Гаянова чыгып алды. 

«18нче мәктәп дип әйткәч, шаккаттым. Көтелмәгән булды бу. Шулхәтле күңелгә рәхәт. Рәхмәт сезгә. Мәктәбебез «Шәһри Чаллы»га даими языла. Хәтта әби-бабайларыбызны да яздыртабыз. «Пятачок»ларга да яратып йөрибез», – ди Нәзилә Гаянова. 

18нче мәктәп директоры Наил Гайнуллинга шалтыратып тагын бер котладык, хис-тойгыларын белештек. 

«Җиңәрбез дип һич тә көтмәгән идек. Нәзилә Нәкыйповна бүген иртән сертификат оттык, дип кереп җитте. Сөендек. Без мәктәбебездә музей оештырып маташабыз. Анда шкаф кебек берәр мебель кирәк иде. Бик яхшы булды әле. Хәзер мебель карап кайтачакбыз инде. Рәхмәт сезгә», – диде Наил Заһидуллович. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев