Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Пятачок»та баянчы Ринат Насыйров бии-бии уйнады

“Ну сездәге атмосфера!”, - ди ул һәр чыгышыннан соң.

“Пятачок”та үз баянчыбызга әйләнгән Ринат Насыйров бу юлы бии-бии уйнады. Шаккатмалы! Басып гармун уйнавы да җиңел түгелдер, ә монда ничектер биергә дә кирәк. Дөресен әйтик, шәп чыкты ул Ринатның! Ул һәрвакыттагыча гармунын да алып килгән, итальянский баянын да. Алмашка затлы костюмын да алган. Чын профессионалларча, кыскасы. Шулай булмый ни, аны Татарстанның халык артисты Габделфәт Сафинның баянчысы буларак беләбез. Башка бик күп эстрада артистлары белән дә чыгышлар ясый ул. “Шәһри Чаллы”дан – Пятачок”ны да үз итте. “Ну сездәге атмосфера!”, - ди ул һәр чыгышыннан соң.

Ринат Насыйровны тумыштан гармунчы дисәң дә ялгыш булмас. «Мин кечкенәдән гармунга гашыйк. Әниемнең бертуган сеңлесе Фәнисә апам гармунда уйный иде минем. Аның өздереп уйнаганын күргән саен гармунчы булу теләге артканнан арта иде. Әти-әнием дә җырга, моңга гашыйк кешеләр. Шуңа мәктәптә укыганда баян түгәрәгенә йөрүем, аннары Әлмәт музыка көллиятендә, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында укуым беркемдә дә артык сорау уятмады», – дип сөйләде безгә Ринат Насыйров.

“Пятачок”ка килүчеләр хәзер алдан ук баянчы егетегез буламы дип сорап куя. Ринат Насыйровны алар да бик якын итә, “Пятачок”ларда көтеп ала.

Ринат Насыйров турында монда укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев