Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Питбайк белән машинага бәрелгән яшүсмерләрнең хәле ничек?

Юл-транспорт һәлакәте Беляев проспекты белән Раскольников урамы киселешендә булган.

Кичә Чаллыда питбайкка утырган яшүсмерләр югары тизлектә чит ил машинасына килеп бәрелә. Егет белән кыз авыр җәрәхәтләр алып хастаханәгә озатыла. Кыз аңын югалткан. 

Әлеге фаҗига турында Чаллының дәүләт автоинспекциясе аңлатма бирде: 

– Якынча мәгълүматлар буенча GR8 Enduro мотоциклының 18 яшьлек йөртүчесе Халыклар дуслыгы проспекты ягыннан барганда светофорның кызыл утына чыгып, Haval Golion машинасы белән бәрелешә. Нәтиҗәдә, мотоцикл йөртүче һәм аның 18 яшьлек пассажиры  реанимациягә озатыла. Аларны икесендә дә сак шлемы булган. Йөртүченең правасы булмаган, мотоцикл теркәлмәгән. 

Шәһәр сәламәтлек идарәсе егет белән кызга операция ясалуын хәбәр итте Аларның хәле тотрыклы. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЮХИДИ фаҗига балалар юл-транспортһәлакәте