Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

Подъездда яшәүче күршеләр белән танышуның җайлы юлы бар

Чәчәкләр утыртуның уңай яклары күп

37/21 йортының һәр подъездына аерым бер кеше билгеләнгән – алар шуның кырында гөлләр үстерә. Иң кызыгы – бу эшне барысы да үз теләге белән башкара. Рәшидә Борһанова да икенче җәен чәчәкләр белән мәш килә. Моңа кадәр күп еллар мәктәптә укыткан, лаеклы ялга да соң гына чыккан ул. Хәзер үзе әйтүенчә, чәчәкләр үстереп күңеленә ял ала. 

Аның карамагындагы подъезд яны моңарчы тап-такыр булган. Хәзер биредә ромашкалар, колеуслар (кычыткан гөле), пионнар үсеп утыра. 

Үзем теләп утыртам. Күрше подъезд янын бер әби карап тора иде, хәзер ул мәрхүм инде, аның чәчәкләрен дә карап торам, шиңеп бетмәсеннәр. Миңа иптәшләр бар, әнә, күрше подъездлардан да эшләргә чыктылар. Орлыкларны көздән кайгырта башлыйм, базардан да җыям. Ышанасызмы, бу йортта мин озак еллар торам инде, әмма биредә яшәүчеләрне яхшылап белә башладым гына. Подъезд кырыен ямьләндергәндә барысы белән дә танышып чыктым. Күршеләр әйбәт ,ярдәм кирәксә булышалар, – ди Рәшидә Борһанова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев