Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Подъездда кызны көчләргә теләгән үзбәк егетенә нинди җәза биреләчәк?

Чаллы суды матбугат хезмәте яңа мәгълүматлар җиткерде.

Көпә-көндез подъездда 22 яшьлек кызны көчләргә уйлаган егеткә 2 ай арест билгеләнде. Бу хакта Чаллы суды матбугат хезмәте хәбәр итте. 

Исегезгә төшерәбез, гаепләнүчене 21 август төнге сәгать 10да кулга алалалар. 28 яшьлек егет Үзбәкстаннан. Чаллыда йөк ташучы булып эшләгән. Әмма эшкә чыкмау сәбәпле, аны куганнар. Шунысы билгеле: ул якын арада Уфа аша туган иленә кайтып китәргә җыенган булган. Авиабилетлар сатып алуы билгеле. Гаепләнүче әйтүенчә, полиция белән эзләүдә булуын күргәч, Үзбәкстанга кайтмаска карар кылган.  

Аңа 3 елдан артык ирегеннән мәхрүм ителү яный. Хәзерге вакытта тикшерү бара. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: суд утырышы