Подсолнухи посёлогында җир участокларына бәя арткан
Яңалыклар тасмасы

Подсолнухи посёлогында җир участокларына бәя арткан

Белдерүләрдә 8 сутый җир кишәрлеген 3 миллион ярым сумга саталар.

Күпбалалы гаиләләргә бүленеп бирелгән Подсолнухи посёлогы хәзер “элитный”лар рәтендә. Белдерүләрдә 8 сутый җир кишәрлеген 3 миллион ярым сумга саталар. Әле 3 ел элек бәяләр 350-500 мең сум тирәсе иде. Кискен үзгәрешнең сәбәбен риелторлар посёлокның кинәт үсеп китүе белән аңлата. Моннан тыш, хәзер Машиностроительная һәм Подсолнухи урамнарында да өр-яңа юл да салдылар. Әкренләп газ да кертәләр. Подсолнухи Чаллыдан ерак түгел 10 чакрым чамасы. Шуңа күрә бәяләр тагын да үсәчәк дип фаразлый белгечләр.

Лилия Хәбибҗанова


шәһәр тормышы

Нет комментариев