Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Пока прет” ...

Эстраданың танылган юмор остасы, пародист Данир Сабиров, остазы-Татарстанның халык артисты Салват Фәтхетдиновны хөрмәт итүен яшерми.

“Мин Салават абыйны бик хөрмәт итәм. Киңәшләрен кызганмый, иҗатта гына түгел, психологик яктан да ярдәм итә, булыша ул. Кайчак аның юморын концертларымда да файдаланам.

Фирзәр абый белән Фирдүс турындагы “Пока прет” дигән мәзәкне ишеткәненез бармы? Фирзәр абый юбилеенда сәхнәдән шул мәзәкне сөйләдем. Кызык мәзәк ул. Бервакыт Фирзәр абый Фирдүскә шалтырата икән: “Фирдүс, авылга Сабан туена килеп җырлый алмассыңмы, бәясе күпме?” – дигән. “50 мең”, – дигән Фирдүс. Фирзәр абыйның бюджеты бераз кысынкырак булган, күрәсең: “Әйдә, 30 меңгә”, – дигән. Фирдүс: “Юк, Фирзәр абый, “пока прет” шундый бәя”, – дигән. Бер-ике ай вакыт узгач, җыр сорап, Фирдүс Фирзәр абыйга шалтырата икән. Композитор аңа үз бәясен 50 мең дип әйткән дә, җырчы аптырап калган: “Фирзәр абый, 15 мең генә иде бит әле”, – дигән. Фирзәр абый аңа: “Пока прет, шундый бәя”, – дип җавап кайтарган ди.

Ә чынында исә Фирзәр абый ул бик юмарт һәм кызык шәхес. Мин элек аннан бер җыр сатып алган идем, миннән соң ул аны Рөстәм Закировка саткан да, хәзер ул җырлап йөри. Үз ризасызлыгымны белдертмәкче идем, Фирзәр абый: “Ярар, кайгырма, яңаны язып бирермен!” – ди. Менә аңа ничек үпкә тотасың инде?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев