Полиция хезмәткәре башына шешә белән суккан
Яңалыклар тасмасы

Полиция хезмәткәре башына шешә белән суккан

Чаллы суды гаепләнүчегә хөкем карары чыгарды.

Вакыйга узган ел 9 май бәйрәме төнендә була. Чаллыда яшәүченең хокук сакчысына ачуы чыга һәм ул агач төбеннән шешә табып, аның башына суга. Полиция хезмәткәре җитди зыян күрә: 21 көн дәваланырга мәҗбүр була. Суд ир-атны гаепле дип тапты һәм ел ярымга ирегеннән мәхрүм итте. Ул гомум режимлы төзәтү колониясенә җибәрелде. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев