Чаллыда бер ир-ат полиция хезмәткәрләрен наркоманнар белән бутаган.
Ул аларны тәрәзәдән күреп, наркоманнар дип шикләнеп, кулына балта алып яннарына чыккан. Ике арада сөйләшү барып чыкмаган. Ир-ат полиция хезмәткәрләренең таныклыгына ышанмаган һәм озак уйлап тормыйча берсенең борынын сугып сындырган.
Икенчесен «Үтерәм!» дип, балта күтәреп куган.
Ир-ат үзенең гаебен таныган. Борыны сынган полиция хезмәткәренә 300 мең сум компенсация дә тәкъдим иткән. Әмма судтан котыла алмаган. Суд аны 1,5 елга колониягә җибәрү турында карар кабул иткән.
Нет комментариев