Полиция Чаллыда 11 яшьлек кызны кыйнау турындагы мәгълүматны тикшерә
Яңалыклар тасмасы

Полиция Чаллыда 11 яшьлек кызны кыйнау турындагы мәгълүматны тикшерә

Тикшерү барышын һәм аның нәтиҗәләрен прокуратура контрольдә тота.

Чаллыда бер хатын-кызның кибеттә ике кыз янына килеп, берсен идәнгә егуы һәм аяклары белән тибеп кыйнавы видеога эләккән.
Социаль челтәрләрдә барлыкка килгән видеоның авторы әйткәнчә, зыян күргән кызга 11 яшь. Кибет хезмәткәре бу хәлгә катышмаган.
Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр иткәнчә, Чаллының күзәтчелек ведомствосы полициягә әлеге хәлне тикшерергә йөкләмә биргән. Тикшерү барышын һәм аның нәтиҗәләрен прокуратура контрольдә тота.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


җинаять

Нет комментариев