Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Янгын чыккан «Kamarooms» кунакханәсендә танылган стилист та булган

«Мондыйны гомеремдә дә күргәнем булмады», - ди ул.

«Kamarooms» кунакханәсендә янгын чыккан вакытта бүлмәләрнең берсендә танылган блогер, «Модный подкаст» тапшыруы алып баручысы, фэшн-стилист Алексей Сухарев та булган. Ул социаль челтәрләрдә уй-кичерешләре белән бүлеште. 

– Дуслар, мондыйны гомеремдә дә күргәнем булмады. Бик куркыныч. Мин шок хәлендә. Барысы да көтмәгәндә килеп чыкты. Шимбә, иртәнге 10нчы ярты. Күпләр йоклаган булгандыр. Мин киенгән идем. Янгын турында ишетүгә, телефон һәм паспортны алдым да чыгу юлына таба ашыктым. Кулымда эчем бетермәгән каһвә дә бар иде. Кунакханә хезмәткәрләре урамга чыгарга ярдәм иттеләр. Безне Чаллының башка кунакханәсенә озаттылар. Иң сөенгәнем: номерда калган бар нәрсәмне кара пакетка салып китереп бирделәр. Ноутбугым да, яраткан китабым да үзем белән.

Мин үземә нәтиҗәләр ясадым. Кунакханә номерларында янгын куркынычсызлыгы турында махсус кагыйдәләр бар. Аларга игътибарлырак булырга, өйрәнергә кирәк икән. Кирәге чыгуы бар. Ярый янгын төнлә чыкмады. Кешеләр бүлмәләреннән тиз генә чыгып җитә алмаслар иде. Зыян күрүчеләр юк – бу иң мөһиме! – дигән Алексей Сухарев.

Моннан тыш, стилисттан Чаллыда нинди эшләр белән йөрүе белән дә кызыксынганнар. 

– Чаллыга ябык мастер-класс үткәрергә килдем. Ни өчен «Kamarooms» кунакханәсен сайладым? Чөнки иң яхшысы. Бирегә бөтен Россия йолдызлары да килә иде. Сүз уңаеннан, Чаллыда Астиның концерты көтелә. Асти, сиңа мөрәҗәгать итәм. Син кайда яшәрсең микән? Чаллы, барысы өчен дә рәхмәт. Мине чын мәгънәсендә «кайнар» каршы алдыгыз. Ә мин Мәскәүгә кузгалдым, – дигән Сухарев. 

Фото: социаль челтәрләрдән
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев