Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Популяр җырчы пенсионерга фатир алып биргән

Биергә яратучы әби моңа кадәр катлаулы хәлдә булган.

Россия эстрадасының  популяр җырчысы Сергей Лазарев игелекле гамәле  турында хәбәр итте.

– Сыктывкар шәһәрендә яшәүче биергә яратучы әби Лидия Витальевна ремонт ясалган фатирга күчте. Анда телевизор, суыткыч – әби хыялланган бар әйбер дә бар. Хәзер аның торак шартлары өчне борчылырга урын юк. Без әбинең күңеленә ятарлык фатирны 10 көн эзләдек. Һәм аңа ошаганны таптык. 
Инде әбине Сыктывкарга пропискага кертәсе һәм социаль хезмәткәр табасы калды. Соңгысын шәһәр хакимияте хәл итәр дип ышанам, – дип хәбәр итте ул үзенең социаль челтәрдәге битендә.

Артист моны үзен мактасыннар өчен түгел, ә әби өчен сөенсеннәр өчен язуын да әйтте. 

Сүз уңаеннан, Сергей Лазарев концертында биегән әбинең моңа кадәр бик авыр хәлдә яшәгән. 
Фото Сергей Лазаревның социаль челтәреннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабан туе артистлар концерт тамаша шоу Сергей Лазарев