Популяр җырчылар кабат борчуда
«Аллаһка тапшырган», – ди Дилә Нигъмәтуллина.
Татар эстрадасы җырчылары Дилә һәм Булат Нигъмәтуллинар 2025 ел башыннан республиканың онкология үзәгенә эшкә барган кебек йөриләр.
Аларның әтиләре Җәүдәт абыйда шеш тапканнар. Ул ике операция кичерде. Кызы белән улы чиратлашып янында дежур тордылар. Җәүдәт абыйны хастахнәдән чыгарган иделәр.
Әмма шатлыклары озакка бармаган. Җәүдәт абыйны кабат хастаханәгә салганнар. Бу хакта Дилә Нигъмәтуллина хәбәр итте.
«Әти турында бик күп сораулар килә. Кызганыч, әмма әти кабат хастаханәдә. Башка бернинди мәгълүмат бирә алмыйбыз», – диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев