Популяр җырлар язган композитор Роза Сәхәүтдинова вафат
Аңа 88 яшь иде.
Татар дөньясына тагын кайгы килде. «Чияле тау», «Үзең бүләк», «Үтте дә китте яшьлегем» кебек популяр җырлар авторы, күренекле композитлор Роза Сәхәүтдинова вафат булды.
Бу хакта үзенең социаль челтәрләрендә җырчы һәм алып баручы Алмаз Мирзаянов хәбәр итте.
«Без нинди зур шәхесне югалтуны аңлап бетермибез. «Үзең бүләк», «Үтте дә китте яшьлегем», «Һәр көнне керәсең төшемә», «Шәмдәлемдә соңгы шәмем сүнде», «Танго» һәм тагы бик күп җырларны иҗат иткән композитор ул. Роза Хәйдәр кызының рухы шат, җаны җәннәттә булсын», – дип язды ул.
Аның җырларын Хәмдүнә Тимергалиева, Фердинанд Сәлахов, Зөһрә Сәхәбиева кебек күренекле җырчылар башкарды.
Фото: видеодан скриншот
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев