Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы җитәкчеләренә генерал Лапиннан бүләк тапшырдылар

Бүләккә кемнәр лаек булды?

Дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр мэры Наил Мәһдиев махсус хәрби операциясенә барып кайтуы турында сөйләде.

«Чаллы халкы, предприятие һәм оешма җитәкчеләре махсус хәрби операциядәге егетләргә даими ярдәм итә. Мин алар ярдәме белән җыелган техника, җиһазлар, махсус приборларны егетләргә илтеп тапшырдым. Алар шәһәрдәшләргә, предприятие һәм оешма җитәкчеләренә даими ярдәм өчен рәхмәт әйттеләр», – диде ул. 

Сүз уңаеннан, бу махсус хәрби операция башланганнан бирле 28нче гуманитар ярдәм. Мэр шәһәр бюджетының өстәмә керемнәре исәбеннән хәрбиләрнең гаиләләренә дә даими ярдәм итүләре турында да искәртте.

«Без хәрбиләрнең мәктәптә укучы балаларына 2 тапкыр кайнар ризык ашатабыз, бушлай балалар бакчасы, транспорт белән тәэмин итәбез. Моннан тыш, башка мәсьәләләрне көн дә хәл итәбез. Хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә киләчәктә дә булышачакбыз», – дип искәртте ул.

Наил Мәһдиев хәрбиләргә гуманитар ярдәм туплауга даими ярдәм иткән өчен предприятие һәм оешма җитәкчеләренә «Север» хәрби төркеме җитәкчесе, якташыбыз, генерал-полковник, Россия герое Александр Лапинның рәхмәт хатын тапшырды. 

Әлеге дәрәҗәле бүләккә «Ак барс» мебель фабрикасы директоры Нәкыйп Галимов, «АНГ Холдинг» җитәкчесе, шәһәр советы депутаты Алексей Горшков,  «Трио групп» предприятиесе җитәкчесе Иван Кузьмин, «Стройтраст» компаниясе җитәкчесе, шәһәр Советы депутаты Раил Миңнегалиев, «Луч» ҖЧҖ җитәкчесе Руслан Мостафин, ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе баш табибы, шәһәр Советы депутаты Марат Мөхәммәдиев, 39нчы территориаль иҗтимагый совет рәисе Мәдинә Мөхәммәтҗанова, «РБР 16» ҖЧҖ генераль директоры, шәһәр советы депутаты Таһир Сөнгатуллин, «Приборкам» ҖЧҖ директоры, шәһәр Советы депутаты  Марсель Төхвәтуллин, АТИ җитәкчесе Алмаз Хаматов лаек булды. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: МАХСУС хәрби операция Өлешечә мобилизация #своих не бросаем