Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Предприятиеләр 120 мең сум хезмәт хакы түләргә әзер

Кайсы предприятие үрнәк?

«Россия эше» кадрлар үзәге җитәкчесе Татьяна Быданова әйтүенчә, бүгенге көндә мәгълүматлар базасында 5,3 мең вакансия бар. 807 кешегә эшсез статусы бирелгән. Эшсезләргә уртача 35-40 мең сум хезмәт хакы тәкъдим ителә. Предприятиеләр машина һәм бульдозер йөртүчеләргә  120 мең сум хезмәт хакы түләргә дә әзер.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев Сергей Титов исемендәге катыргы-кәгазь комбинатын башка эш бирүчеләргә үрнәк итеп күрсәтте. «Кадрлар кытлыгы вакытында әлеге предприятие югары эш хакы һәм социаль пакет белән коллективны саклап калды. Кешенең теләге булса, шәһәрдә лаеклы хезмәт хакы түләнә торган эшләр бар. Югары хезмәт хакы түләнә торган һөнәргә өйрәнү өчен укырга да була. Әйе, хезмәт базары көндәшлеккә сәләтле булуны таләп итә. Кеше эш шартлары яхшы, хезмәт хакы югары җиргә бара. Мин КБКда вакансияләр барлыгын белмим. Алардан үрнәк алырга кирәк», – диде.

Татьяна Быданова: «Шәһәр предприятиеләрендә эшчеләрне кыскартулар юк. «Демография» милли проекты буенча эшсезләрне предприятиеләр заявкасы нигезендә яңа һөнәрләргә укытабыз. Тегүчеләр төркеме җыелды. Инвалидларны эшкә урнаштыру мөмкинлеге дә бар. Бүгенге көндә «Акульчев» физик мөмкинлекләре чикле кешеләрне эшкә ала», – дип искәртте. 
Зөлфия Исләйле

ФОТО ГУСТАВО ЗЫРЯНОВА 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кбк бала ана капиталы Югары хезмәт хакы