Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Президент Чаллыда «акыллы» суыткыч, робот һәм башка товарлар белән танышты

Бүген шәһәр советының дүртенче чакырылыш XIII сессиясе булды. Аның эшендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин, ТР Дәүсовет депутатлары, министрлар катнашты.

Кунаклар балалар һәм иҗат үзәге янындагы һәм эчендәге җирле предприятиеләрдә җитештерелгән төрле өлкәләрдә инновацион товарлар һәм проектлар белән таныштылар. Күргәзмәдә 20дән артык предприятие һәм оешма катнашты, тәкъдим ителгән товарлар һәм хезмәтләрнең күпчелеге цифрлаштыру өлкәсенә карый иде. Рөстәм Миңнехановка «Haier» акыллы суыткычын тәкъдим иттеләр, ул ризыкка заказ бирә ала. Шулай ук кунакларга предприятие белән идарә итүне гадиләштерергә сәләтле WIRP продуктын, робот, яңа логистик платформаны, комиссиясез генә 400дән артык рестораннан ризык китертә торган сервисны, косметика һәм башка яңа продуктлар күрсәтелде. «Ремдизель» дә ясалган гусеницалы шосседагы бронетранспортер да, автогигантта эшләнгән йөк машиналары да кунакларда кызыксыну уятты. 

Фото: http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы