Президент килүе көтелә
Бу атнада Чаллыга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның килүе көтелә. Ул данлыклы "КАМАЗ-мастер" командасын "Дакар-2017" ярышларына озата. Быел ярышлар 2-14 гыйнварда Көньяк Америкада үтәчәк.
9 мең километрлы трасса Парагвай, Боливия һәм Аргентина илләре аша узачак. Чаллы спортчылары бу юлы да җанатарларын җиңү шатлыгы белән сөендерсеннәр иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев