Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Президент сайлауларына килә алмасаң, өеңә киләчәкләр

Территориаль сайлау комиссиясе белгече сайлауларны үткәрү нечкәлекләре турында сөйләде.

15-17 мартта РФ Президентын сайлаулары узачак. Тавышны яшәү урыны буенча гына түгел, ә Россиянең теләсә кайсы сайлау участогында бирергә мөмкин. Моның өчен бары тик 11 мартка кадәр гариза язарга кирәк. Бу хакта матбугат конференциясендә Үзәк район буенча территориаль сайлау комиссиясе сәркатибе Лариса Кузавкова хәбәр итте.

Территориаль сайлау комиссиясе адреслары: 
- Автозавод районы территориаль сайлау комиссиясе, Ш. Усманов урамы, 112 йорт, 1 кат, 110 кабинет, телефон: 8(8552) 32-97-98 ;
- Комсомол районы территориаль сайлау комиссиясе, М. Җәлил проспекты, 56А йорт, 4 кат, 404 кабинет, телефоны: 8(8552) 71-47-68 ;
- Үзәк районы территориаль сайлау комиссиясе, Энтузиастлар бульвары, 11, 1 кат, 102 кабинет, телефоны: 8(8552) 47-55-34 .

Сайлаулар турында һәркем хәбәрдар булырга тиеш. Шуңа күрә комиссия белгечләре 17 февральдән 7 мартка кадәр фатирлар буенча йөриячәк. 

"Территориаль сайлау комиссиясе белгечләре махсус экипировкадан булачак. Күкрәк өлешендә бейдж, билге, таныклыгы булачак. Алар берничә сорау бирәчәк. Документлар таләп итмәячәк. Сайлауларның нинди төрләре һәм тавыш бирү формалары турында сөйләячәк. Берәр нинди сәбәпләр аркасында шәһәрдәшләр сайлауларга килә алмаса, өйдән дә тавыш биреп булачак. Моның өчен 17 мартка кадәр гариза язарга кирәк", - ди Үзәк район буенча территориаль сайлау комиссиясе сәркатибе Лариса Кузавкова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев