Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Президентлар автогигантка ник килгән?

Казахстан Президенты КАМАЗда йөк автомобильләре җитештерүнең технологик циклы белән танышты.

Татарстанга визиты барышында Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаев Чаллыда «КАМАЗ» акционерлык җәмгыятенең җитештерү мәйданнарында булды. Аны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм автогигантның генераль директоры Сергей Когогин озата йөрде. Казахстан Президенты КАМАЗда йөк автомобильләре җитештерүнең технологик циклы белән танышты. Касым-Жомарт Токаев двигательләр заводында булды. Мәртәбәле кунаклар V8 һәм Р6 двигательләрен җыю конвейерлары эше һәм кабина каркаслары заводын карадылар. Автомобиль заводында Казахстан лидерына кабиналар җыю конвейерының һәм төп җыю конвейерының эшен күрсәттеләр. Ул автомобиль заводы территориясендә оештырылган К5 буыны «КАМАЗ» автомобильләре күргәзмәсен дә карады. Токаев «КАМАЗ» Россия-Казахстан уртак предприятиесенең Чаллыда стажировка үтүче белгечләре белән дә очрашты.

Зөлфия ГАЛИМ.

Фото ТР Президентының матбугат хезмәтеннән алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: икътисад оешма предприятие чаллы камаз килешү проект предприятие