Президентлыкка дәгъва кылучы кандидатлар исемлеге билгеле
Яңалыклар тасмасы

Президентлыкка дәгъва кылучы кандидатлар исемлеге билгеле

Россия Президентын сайлаулар быел 15-17 мартта үтәчәк.

Ил җитәкчесе вазифасына кемнәр көч сынашачагы билгеле булды. Россия Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматы буенча, президентлыкка дүрт кандидат дәгъва кылачак. Алар – илебезнең хәзерге Президенты Владимир Путин, ЛДПР партиясеннән - Леонид Слуцкий, КПРФтан - Николай Харитонов һәм “Яңа кешеләр” партиясеннән Владислав Даванков.

Россия Үзәк сайлау комиссиясе калган кандидатларны теркәүдән нигезле сәбәпләр аркасында баш тартты.

фото: https://www.1tv.ru/

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев