Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Присяжныйлар суды 7 кешене үтерүдә шикле Ильмира Гардановага карата фикерен белдерде

Тукай районы Сәет авылындагы коточкыч янгында 7 кеше үлде.

Татарстан Югары судында присяжныйлар Тукай районы Сәет авылында яшәүче Ильмира Гардановага карата үз фикерләрен әйттеләр. 

Сигез присяжныйның җидесе хатын-кызны дүрт баласын, ирен, абыйсын, энесен үтерүдә гаепле дип саный. 

Киләсе атнада ТР Югары суды присяжныйларның фикерен караячак дип хәбәр итте «Реальное время» интернет газетасы.

Тикшерүчеләр фикеренчә,  Гарданова якын кешеләренең аңа карата начар мөнәсәбәтләре өчен йортны яндырган. Янәсе, алар аңа хуҗалык эшләрендә булышмаган. Спиртлы эчемлекләр белән мавыккан әнисе кызын өйне җыештырмауда гаепләгән. Шуның нәтиҗәсендә Илмираны ата-ана бурчыларын тиешенчә үтәмәүдә гаепләделәр. 

Ильмира Гарданова бөтен  гаилә йоклаганда яна торган сыеклык сибеп йортны яндырган. Янгын нәтиҗәсендә җиде кеше, шул исәптән Гарданованың дүрт баласы үлде. 

Ильмира Гардановага карата суд эшендә үзгәрешләр булуы турында монда язган идек. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: үлем-китем Ильмира Гарданова Тукай районы Сәет авылында янгын