Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Притяжение» торак комплексын су басты - ВИДЕОЛАР

«Төзелеш материаллары, бүрәнәләр йөзеп йөри», - ди микрорайонда яшәүчеләр.

Чаллының яңа микрорайоны - "Притяжение" комплексын су басты. Бу район территориясе буйлап Челна елгасы ага, ул ярларыннан чыккан. 

- Без бу комплекста өченче ел торабыз. Мондыйны күргән юк иде әле. Төнлә белән иремә МЧСтан шалтыратып, машинаны парковкадан алуыбызны сорадылар. Иртән торуыбызга шундый галәмәт! Машиналар суда тора. Якында гына тагын бер йорт төзиләр, аннан да төзелеш материаллары йөзеп килде, бүрәнәләр дә йөзеп йөри. Бу су кайчан китеп бетәр? - дип аптырый Алинә Габдрахманова.

- Йортлар астында кладовкалар бар. Кирәкмәгән яисә сезонлы әйберләребезне шунда саклыйбыз. Инде су кермәгәе дип куркам! Тиз арада тикшереп чыгарга кирәк, - ди Илнар Вәлиуллин. 

- "Притяжение"нең 1нче йортында торабыз. Беренче булып күченүчеләр без. Мондый күренешне 2019елдан бирле булганы юк... Микрорайонның Whatsapp группаларына нинди генә фото-видеолар җибәрмиләр. Аллаһ сакласын! - ди Лилия Исламова. 

Берничә ел элек Орловка бистәсе белән "Притяжение" торак комплексын тоташтыручы күпер төзеделәр. Ул күперне дә су баскан. Микрорайонда 57нче гимназия. Күпер аша балалар укырга йөри. Бүген иртән полиция хезмәткәрләре сакта тора иде. Хәзер күперне ябып куйдылар. Микрорайонда яшәүчеләр аптырашта. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев