Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Профессор Анатолий Макаров: «Мин ришвәт алмадым»

195 мең сум ришвәт алуда гаепләнүче экс-директорга сак чарасын билгелиләр.

Чаллы судына КФУның Чаллыдагы филиалының экс-директоры, профессор Анатолий Макаровны алып килделәр. Ул Төркмәнстан студентларыннан ришвәт алуда гаепләнә. Хокук сакчылары белдерүенчә, акча ВУЗга керү өчен, экзамен-зачетлар тапшырту өчен 5нче курс студенты аша тапшырыла.

Суд утырышы башланыр алдыннан Анатолий Макаров журналистлар соравына җавап бирде.

"Гаебемне дәлилләүче фактлар күрсәтелмәде. Мин беркемнән дә акча алмадым", - диде ул.

61 яшьлек Анатолий Макаровны ике адвокат яклый. Берсе - "Рыбак, Коган һәм партнёрлар" адвокатлар коллегиясе адвокаты Руслан Губаев, икенчесе - Илдар Нигъмәтуллин (ред. ул аның элек студенты иде).

Профессорны яклап суд каршысына студентлар җыелуы турында билгеле.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев