Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"Профит" предприятиесе хезмәткәрләре һәм Чаллы укучылары ярышларда катнаштылар

ГЭСның мәдәният һәм ял паркында “Профит” компаниясе призларына кышкы ярышлар узды. Компания хезмәткәрләре һәм мәктәп укучылары арасында традицион ярышлар Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «Профит» оешмасы генераль директоры Марсель Мингалимов башлангычы белән уздырыла.

Спорт чарасында 300 дән артык эшче һәм 80 укучы катнашты.

Чаңгы эстафетасында «Профит» җәмгыяте коллективлары арасында призлы урыннарны түбәндәгеләр алды: 1 урын - УКС «Лидер», 2 урын - «НСК», 3 урын - «Стройдеталь».

Укучылар арасында спорт ярышларында призлы урыннарны яуладылар: 1 урын - 10 нчы мәктәп, 2 урын - 1 нче мәктәп, 3 урын - 12 нче мәктәп. Укучылар арасында ярышлар чаңгы эстафетасы, аркан тартышу, гер күтәрү, строй әзерлеге, противогаз кию, Калашников автоматын сүтеп-җыю кебек ярышлар булды. 

Чара барышында шулай ук предприятие хезмәткәрләре һәм районның ТОС актив вәкилләре рәхмәт хатлары, кыйммәтле призлар белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы

2
X