Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Прокатка самокатлар бирүче эшмәкәрләр эшсез калачак

Ф.Табеев исемендәге яр буенда рейд узды.

Чаллының Үзәк район башлыгы Эдуард Фәттахов яр буена рейд белән чыкты. Ул велосипед, роликлар һәм самокатларны арендага бирүче эшмәкәрләрне тикшерде. 

Исегезгә төшерәбез, бер ай элек шәһәр хакимияте Ф.Табеев исемендәге яр буенда һәм Комсомол районы паркында электр транспортларда йөрүне рәсми рәвештә тыйды. Әмма бу карарга колак салмаучылар һаман бар. Шәһәр җитәкчелеге җитди чаралар күрергә җыена. Электросамокат, гироскутер, сигвей, монотәгәрмәч (моноколеса) һәм двигательле транспорт чараларын прокатка биргән эшмәкәрләр белән аренда килешүләрен өзәчәкләр. 

«Бүгенге көннән мондый рейдлар еш уздырылачак. Полиция хезмәткәрләре дә чыгачак. Бу җәяүле юлларын куркынычсыз итәргә ярдәм итәчәк», – ди Үзәк район башлыгы Эдуард Фәттахов. 

Үзләренең электросамокатларында йөрүчеләргә дә көн бетә. Аларны да җаваплылыкка тартачаклар - 800 сум күләмендә штраф салыначак. Исерек килеш йөрсәләр – 1500сум.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев