Илбашы мошенниклык турындагы сорауга җавап бирде.
Россия Президенты Владимир Путин ел нәтиҗәләренә багышланган турыдан-туры эфирда мошенниклык турындагы сорауга да җавап бирде.
«Соңгы вакытларда телефоннан шалтыратып мошенниклык кылу буенча җинаятьләр саны – 7 процентка, зыян 33 процентка кимеде. Әмма мошеннниклар камилләшә. Ясалма интеллект тормышка ныграк кергән заманда аеруча сак булырга кирәк. Акча сүзен ишетүгә трубканы куегыз», – диде ул.
Нет комментариев