Путин һәлак булган Чаллы героеның тол хатынына Россия Герое йолдызын тапшырды
Подполковник Сергей Чебнев 12 көн Кече Локня авылын һөжүмнән саклаган.
Россия Президенты белән очрашуга СВО герое Сергей Чебневның хатыны Ольга килде. Дәүләт бүләге аңа үлгән иренең туган көнендә тапшырылды. 6 мартта Сергей Владимировичка 46 яшь тулган булыр иде.
Подполковник Чебнев СВО башланган вакытта Кораллы Көчләрдә инде хезмәт итмәгән. Шулай да беренчеләрдән булып хәрби комиссариатка килгән. Ул 9нчы МСП батальонын җитәкләгән. Хәрби бурычын Донецк һәм Луганск Халык Республикалары, Харьков өлкәсендә үтәгән.
Россия Герое исеме аңа 2024 елның августында Курск өлкәсендә күрсәткән батырлыгы өчен бирелде. Подполковник Чебнев 12 көн буена Кече Локняны һөжүмнән саклый. Украина хәрбиләре бәреп кергән Суджа шәһәре янында дошманнарны тотып калу бурычын куя. Өч полк белән җитәкчелек итеп, Курск Атом электр станциясенә таба ыргылучы дошманнар юлына киртә ясый.
Чебнев хәрбиләре минометлар һәм Дрон-камикадзе һөҗүменә эләгә. Подполковник җәрәхәтләр ала һәм геройларча һәлак була. Хәрбиләрнең батырлыгы һәм Сергей Чебневның уйланып эшләнгән гамәлләре нәтиҗәсендә дошманнар теләгенә ирешә алмый.
Сергей Чебнев Чаллыда туып үскән. Монда әти-әнисе гомер итә. Тормыш иптәше Ольга моңарчы Казанда торган, хәзер өч баласы белән Калининградта яши.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев