Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Путин Россиядә язгы чакырылыш башлану турында карарны имзалады

Россия Президенты Владимир Путин хәрби хезмәткә язгы чакырылыш турындагы указны имзалады. Шул хактагы документ хокукый мәгълүмат порталында чыкты.

Указ нигезендә, язгы чакырылыш 134,5 мең россиялегә кагылачак. Ул 1 апрельдән 15 июльгә кадәр дәвам итәр дип көтелә.

«2022 елның 1 апреленнән 15 июльгә кадәр запаста тормаган һәм “Хәрби вазифа һәм хәрби хезмәт турында”гы Федераль закон нигезендә Россия Федерациясендә хәрби бурычын үтәргә тиешле 18 яшьтән 27 яшькә кадәрге гражданнарны (барлыгы 134 500 кеше) хәрби хезмәткә чакырырга», - диелә документта.

Моннан тыш, дәүләт башлыгы чакырылыш вакыты чыккан солдат, матрос, сержант һәм старшиналарны хәрби хезмәттән җибәрергә боерды.

Указны үтәү федераль министрларга, федераль хезмәт һәм федераль агентлык җитәкчеләренә йөкләнгән.

Моннан тыш 27 яшькә кадәрге IT-компания хезмәткәрләрен хәрби хезмәткә чакыру вакыты кичектереләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев