Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рабига Гыйззәтуллина: «Ярминкәдә алдадылар»

Лаеклы ялдагы педагог сатучыларны контрольгә алуларын сорый.

– Бар яклап алдыйлар безне, шуңа эчем поша. Бу хәлләрне башкаларга сабак булсын дип сөйлим. Шимбә көн җиткәнен көтеп алам да, Ипподромдагы ярминкәгә китәм. Үткән атнада да бардым. Тавык алырга иде исәбем. Бөтен җирдә килосы 350 сум, ә боларда 300 сумнан. Арзанрак булганга сөенеп, 650 сумымны түләп алган тавыгымны беркөнне пешермәкче булган идем – исләнгән, хәтта сөякләре каралып беткән. 23 декабрьдә үзләренә барып әйттем. Гаҗәпләнү дә булмады, алып килегез, акчасын кире кайтарырбыз, диделәр. 70 яшьлек әбинең авызы тәм сизмәс диюләре булдымы бу?! Аякларым авыртса да, иренмичә илтеп бирдем, акчамны кайтардылар. 

Аннары май алдым, кайтып үлчәп карасам – 23 сумга алдаганнар.
«Татарстан – Яңа гасыр» каналыннан йомырканың дистәсе 125 сум дип сөйләделәр, ярминкәдә дистәсен 160 сумнан саталар. Нигә контрольдә тотмыйлар икән соң?!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев