Популяр җырчы Рәдиф Зариповны тәнкыйть утына тотканнар
Яңалыклар тасмасы

Популяр җырчы Рәдиф Зариповны тәнкыйть утына тотканнар

Сәбәбе нидә?

Популяр эстрада җырчысы, автор-башкаручы Рәдиф Зариповны  язылучылары зиратта пылау пешерткән өчен тәнкыйтьләгән. 

Видеоязмада Рәдиф Зарипов ифтарга пылау пешерүче Мөхәммәтне мактый.

«Иң күп һәм тәмле пылау пешерүче ул. Аллаһы Тәгалә әҗер-савабын бирсен аңа», – ди ул. 

Әмма язылучылары моңа ризасызлык белдергән. Рәдиф аларга җавап язган.

«Уфадагы Гуфран мәчете зиратта урнашкан. Мөселман зиратын зурайткач мәчет эчтә калган. Бу мәчеттә ел саен Рамазан аенда ифтар үткәрелә. Бу – иң нурлы мәчетләрнең берсе. Татарстанда яшәүче тамашачыларым Уфага килгәч Гуфран мәчетен килеп күрегез», – ди ул. 

Фото Рәдиф Зариповтан алынды.  

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Шоубизнес мәчет Рәдиф Зарипов Ифтар

Нет комментариев