Радий Кадиков: «Бу очракны суицид дип атарга мөмкин»
Чаллының баш автоинспекторы үлем очрагы турында сөйләде.
Чаллыда ел башыннан 85 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. 94 кеше тән җәрәхәтләре алды, 1 кеше гомере өзелде. Узган ел белән чагыштырганда күрсәткечләр 1,2%ка кимрәк. Зыян күрүчеләр саны да 13,8%ка азрак. Шәһәрнең баш автоинспекторы Радий Кадиков февраль башында булган авариягә аерым тукталды. Анда 44 яшьлек ир-ат гомере өзелде.
«ГЭС посёлогыннан чыккан була. Юл яхшы, яктылык та бар, югыйсә. Пассажиры белән кичке аш ашарга барган булганнар. Шаһитлар әйтүенчә, ул «шашка» буенча хәрәкәт иткән, кызулап барган. Нәтиҗәдә идарәне югалтып, баганага килеп бәрелгән. Эчмәгән, дөрес яшәү рәвеше алып барган егет. Әмма драйв яраткан. Бу очракны суицид дип атарга мөмкин», – ди Радий Кадиков.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев