Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Радий Кадиков: “Электр самокатларын кертмәүләренә зур рәхмәт!”

Балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре кимүе күзәтелә.

Чаллы хакимиятендә үткәрелгән матубгат конференциясендә шәһәрнең баш автоинспекторы Радий Кадиков электр самокатлары турында да сүз кузгатты. Ул “кикшеринг” (самокатларны прокатка бирү) сервисын кертмәүнең нәтиҗәле булуын ассызыклады. “Электр самокатында йөреп быел 1 бала гына зыян күрде. Ике ел элек Хәсән Туфан белән Чулман проспектлары киселешендә бер кыз-бала гомере өзелгән иде. "Кикшеринг" сервисы Татарстанның күп кенә зур шәһәрләрендә эшли. Анда аварияләр саны да күбрәк", - диде Радий Кадиков. 

Исегезгә төшерәбез, узган ел шәһәр хакимияте карары нигезендә "Whoosh" оешмасының 100 электр самокатын конфискацияләделәр. Мэр Наил Мәһдиев куркынычсыз транспорт чарасына каршы чыкты. "Шәһәрдә тиешенчә инфраструктура булдырылмыйча, самокатларны прокатка бирү бизнесына юл юк!" - диде ул. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: самокат