Радик - Эльвинга - 20 елга җитәрлек бүләк
Аның Казандагы концертын тамаша кылырга юмор остасы Данир Сабиров та килгән иде.
Танылган җырчы Радик Юльякшинның Чаллыда концерт куйганнан соң, башкала тамашачысы белән очрашты. Аның Казандагы концертын тамаша кылырга юмор остасы Данир Сабиров та килгән. Сәхнәгә менеп ул хезмәттәшенә үзенчәлекле бүләк ясады.
- Без Салават Зәкиевичның иҗатын бит яратабыз, - диде Данир. Мин икенче җырын җырладым, - дип җавап кайтарды аңа Радик.
- Мин сиңа нәрсә бүләк итәргә дип озак уйладым. Кирәкле әйберләр бүләк итәргә яратам. Рифат Зариповка үлчәү бүләк иткән идем. Сиңа бик сирәк басманы бүләк итәм. Бу китапта Салават Зәкиевичның иң яхшы җырлары тупланган. Икебезгә бу җырлар 20 елга җитәчәк әле, - дип бүләген тапшырды Данир.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев