Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Радик Шәрәфиев: «Җырлап-биеп кенә йөреп булмый!»

«Шәһри Чаллы»дан – «пятачок»та катнашкан яшь талант иясе белән әңгәмә.

«Шәһри Чаллы»дан – «пятачок» проектында популяр җырчы Радик Шәрәфиевне Чаллы тамашачысы бик җылы кабул итте. Казан кунагы бәйрәмнән энергия туплап, бүләкләр белән, бик тә канәгать кайтып китте. Чыгышыннан соң ул үзенең хис-тойгылары белән дә уртаклашты. Форсаттан файдаланып, без яшь талант иясе белән әңгәмә дә корып алдык.

– Радик, син бит авыл малае, җырчы буларак эшчәнлегең дә авылда башлангандыр, беренче белемне кемнән алдың?
– Мин Әтнә районы Түбән Бәрәскә авылыннан. Шундагы мәктәпнең 11 классын тәмамладым. Мәктәптә җыр түгәрәкләре юк иде. Әтнәнең үзендә музыка мәктәбе бар иде. Мин анда даими шөгыльләнмәдем. Бәйгеләргә әзерләнергә кирәк булган чакта гына бара идем.  «Созвездие - Йолдызлык» һәм башка шундый конкурсларда катнаштым.  Безнең гаиләдә барысы да җырлый, әмма профессиональ дәрәҗәдә түгел. Мин инде шул җыр дөньясында кайнап, әкренләп сәхнәгә күтәрелдем. Әнием балалар бакчасында тәрбияче булып эшли, әтием юллар салу оешмасында шофер. Бертуган абыем да бар. Ул да җырларга ярата, алып баручы, тамада булып йөри.  

– Синең җырчы буласың килдеме?
– Кечкенәдән әти-әни белән телевизордан концертлар карый идек. Мин алай җырчы булам, сәхнәдә җырлыйм дип хыялланмадым да. Ул үзеннән-үзе шулай килеп чыкты. Мәктәптә укыганда зур хыялым шофер булу иде. Әти белән кызыксынып, машина карарга ярата идем. Артист булгач бу теләгем дә тормышка ашканлыгын аңладым, чөнки безнең эштә шофер да булырга кирәк. Шулай ук төркем өчен, гаилә өчен дә җаваплы була белү мөһим. Техниканы да кайгыртып тору зарур, җырлап-биеп кенә йөреп булмый. Мин үзем Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында укыдым, этнокультура бүлегендә бакалавриатны бетердем.

–    Гитарада кайчан уйный башладың?
–    5-6 классларда бик тә гитарада уйныйсы килде. Казанга баргач, туган көнемә алып бирделәр. Ул вакытта бәясе 4-5 мең сум иде, безнең гаилә өчен зур акча. Көнендә үк интернеттан карап 4 аккордны ятладым. Пианинода уйнарга да шуннан өйрәндем. Мине сөннәткә утырткач алып биргәннәр иде аны (көлә), шулай торды. Исемдә, мин наркоздан айныганда әти уйнап утыра иде, әле әтидән үзеңә алгансыңдыр дип көлделәр дә. 

–    Син күп җырлар авторы, шигырен дә көен дә үзең язасыңмы?
–    Репертуарымда 90% җыр үземнеке. Сүзләрен язу авыррак, әмма тулысы белән минеке булганнары да бар. Мисал өчен: «Ярат», «Выпускной» дигән җырлар. Искә төшерсәң байтак инде алар. Мин күбрәк үзешчәннәр белән эшләргә яратам. 

–    Каян табасың аларны, үзләре сиңа чыгамы? Шигырьләрне ничә сумга сатып аласың?
–    Авторлар социаль челтәрләрдәге төрле төркемнәрдә үз әсәрләрен бастыралар. Кемнәр өчендер бу көтелмәгән хәл була, бушлай гына бирәләр. Кемдер арзан бәягә җибәрә. Иң кыйммәтен 8 мең сумга алдым, әмма ул танылган шагыйрь иде. Шулай да бәядән генә тормый бит, бушка алган җыр да хит була ала. Сатып алган шигырьгә көй яза алмыйча интеккән чаклар да булгалый. 

–    Синең җырларны башкалар да җырлый...
–    Әйе, күбрәк көйләрен мин иҗат иткән җырларны башкаралар. Айдар Галимов «Бер гомер арасы ялгышлар», Раяз Фасыйхов ике җырны, Ришат Фазлыйәхмәтов «Киләсе көзләрне тик синең белән», Илдар Хәкимов «Төшләремә керәсең»не җырлый.  Күп инде... Әле һаман да иҗат итеп, тәкъдим итеп торам.    

–    Синең әти-әниең гади кешеләр, алар сине зур сәхнәдә ничек кабул итте?
–    Мин икенче курста укыганда Алсу-Азат Фазлыевлар белән эшли башладым. Башта каршы килделәр, җитди кабул итмәделәр. Укуга зыян килер дип борчылдылар, гастрольдән бит 2-3 атна кайтып кермәскә дә мөмкинсең. Әкренләп ризалаштылар инде, төрле видеоларда, газеталарда күрә башлагач, минем җырларны башкалар җырлаганны ишеткәч горурлана башладылар. Әнинең иң яраткан җырчысы – Айдар Галимов. Мин ничек кенә Айдар абый белән уртак тел табарга дип уйлап йөри идем. Аңа бер җыр яздым, ул ошатты. Җырлаганын әни белән бергә тыңладык, бик шатландык. Радиодан ишеткәч тә күңелле. Гомумән, кемдер минем иҗатымны тыңлый икән, мин сөенәм. Аллаһы Тәгалә сәләтне болай гына бирми бит, димәк, кемгәдер ул җыр дәва, кәефен күтәрә, ярдәм итә.  

–    Яшьли эшли башлагансың, авыр булмадымы?
–    Мин авыл малае, эш күреп үскән. Малларны да карадык, көтүен дә көттем, 4 ел комбайнда да эшләдем. Җайлы гына кереп киттем.

–    Тормыш иптәшең турында да сөйлә әле, өйләнешкәнегезгә бер ел булган. 
–    Социаль челтәрдә таныштык, фотосына лайк куйдым, язылдым. Динара белән шулай аралаша башладык, башта минем артист икәнне белмәде. Күрешкәч кенә: «Карале, син «Казан егетләре» төркемендә эшлисең икән», – диде. Аңа 23 яшь, Тукай районы Мусабай Завод авылы кызы.  Динара бөтен җиргә минем белән йөри, концерт директоры дисәк тә була. Күп сорауларны ул хәл итә.   

–    Гаиләгез ишәя, кайда торасыз?
–    Казанда торабыз дисәм, сүзе генә инде. Күбрәк ике авыл арасында йөрибез. 

–    Төп керем иҗаттан гынамы? Еш чакыралармы?
–    Туйларда, юбилейларда, бәйрәмнәрдә чыгыш ясыйбыз. Бер көнгә берничә чыгыш ясарга да туры килә. Чакырулар күп, Аллаһка шөкер. 

–    Тиздән гастрольләрең дә башлана.
–    Әйе, Тукай, Мөслим, Сарман районнарына да чыгарга ниятлибез. Әкренләп авылларда танылып, аннан шәһәрләрне яуларга исәп. 

–    Син Фазлыевлар, «Казан егетләре», Фирдүс Тямаев төркемнәрендә эшләдең. Алардан ниләргә өйрәндең? 
–    Фазлыевлар беренче тапкыр зур сәхнәгә алып чыкты, тамашачы алдында үзеңне ничек тотарга өйрәтте. Алар миңа икенче әти-әнием кебек булды дисәм дә була. Нинди сорау белән килсәм дә булыша иделәр. «Казан егетләре»н сәхнәдәш дусларым кебек якын күрдем. Ә Фирдүс Тямаевны абыем кебек кабул иттем. Аның төркемендә аеруча ныгыдым, егет булып кергән идем, ир-ат булып чыгып киттем.  

–    «Шәһри Чаллы» уздырган «пятачок» ошадымы?
–    Әйе, рәхмәт сезгә, бик ошады. Тагын чакырыгыз, бик теләп килермен, уңышлар телим.   


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев