Казанда шагыйрә Шәмсия Җиһангированың юбилее узды.
Татарстан башкаласында танылган шагыйрә Шәмсия Җиһангированың 75 яшьлек юбилеена багышланган иҗат кичәсе үтте. Юбилярны котларга Чаллы язучылар берлеге рәисе Факил Сафин җитәкчелегендә язучылар делегациясе, Чаллыда Мөслим якташлык җәмгыяте вәкилләре дә барды. Якташлык җәмгыяте рәисе, «Чаллы икмәге» предприятиесе генераль директоры Рафаэль Юнысов зур бүләк ясады – ул юбилярга шигырьләр җыентыгы чыгарырга акча бирәчәк.
Нет комментариев