Рафис Кәлимуллин: «СВОда пиар өчен йөрисең, диләр»
Җырчы бу эшкә ник алынган соң?
Татар эстрадасында энерджайзер буларак танылган Рафис Кәлимуллин соңгы вакытларда махсус хәрби операциядә булган егетләргә гуманитар ярдәм илтү белән мәшгуль. Шалтыратып хәлләрен белештек.
«Күптән түгел СВО зонасына барып егетләргә машина тапшырып кайттык. Гадәттә, үз авылы, район-шәһәреннән булганнарга ярдәм итәләр бит. Бездә алай түгел. Егетләр белән танышып, хәлләрен белешеп кайттык. Аңа кадәр Курск өлкәсендә йортсыз калган балаларга ярдәм, күчтәнәчләр илттек. Гомумән, безнең оешма аерым территориягә генә карамый, бөтен Россия буенча эшчәнлек алып бара. СВОдан кала башка сугыш ветераннарына да, афәттән зыян күрүчеләрнең гаиләләренә дә булыша», – ди.
Рафис Кәлимуллин аның бу гамәлләрен "пиар өчен эшли", дип уйлаучыларга шакката.
«Пиар дип ниләр генә эшләмисең инде, диләр күзгә карап. Бер билгеле артистны кабатлыйсың диючеләр дә бар. Белмәгән килеш тизрәк сөйләргә ашыга бит инде кеше. Мин анда бардым да, минем концертларыма ишелеп билет алырга йөгерделәр дип уйлыйлар микән? Яки миңа зур акчалар түлиләрме? Пиар дип үлемнең үзенә барырга беркайчан да башыма килмәс иде, дөресен әйткәндә. Соңгы тапкыр дроннан ничек качып котылганыбызны үзебез генә беләбез. Аллам сакласын!»
Шулай да, җырчы бу эшкә ник алынган соң?
«Миңа «Всё для Победы Нурлат» фонды җитәкчесе Ришат Рәшит улы Сәфиуллин чыкты. «Безгә бер артист - билгеле кеше кирәк иде. Оештыру эшләрен алып бару һәм күрсәтеп торучы», – ди. Ризалаштым. Һәм белсәгез, мин гади кеше күрмәгән, белмәгән нәрсәләргә юлыктым. Дөресен әйткәндә, ярдәм җибәрергә әзер кешеләр бик күп. Миңа әллә кайлардан чыгалар. Күбесе әйтә, бирәбез, җибәрәбез, тик барып җиткәнен генә белмибез, диләр. Сезнең аша җибәрсәк, белеп торыр идек, диләр. Акча салырга теләүчеләр күп, тик аларга алдан ук әйтәм, иң яхшысы, әйтик, техника, машина, көнкүреш кирәк-яраклары, ризыклар белән җибәрү», – ди җырчы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев