Рафис Кәлимуллин: «СВОда җырларга кирәкми»
Җырчы артистларга мөрәҗәгать итте.
Җырчы Рафис Кәлимуллин махсус хәрби операция зонасындагы егетләргә даими гуманитар ярдәм илтә. Кайбер җырчылар аңа: «СВОга барып концерт куяр идек», – дип мөрәҗәгать итә икән.
Рафис аларга җавап бирде:
– Дуслар, СВОда җырларга кирәкми. Андагы егетләргә техника, җиһазлар, төзелеш материаллары, медикаментлар, җылы киемнәр, саклану чаралары, махсус системалар һәм башкалар кирәк. Аларның концерт карарга, җырлар тыңларга вакытлары юк. Андагы шартларда концерт кую куркыныч та. Егетләрнең кайчагында гуманитар ярдәм өчен рәхмәт әйтергә дә вакытлары юк. Берсендә ярдәм алырга килгән ике егет дрон һөҗүменә эләгеп һәлак булды. Урыннары җәннәттә булсын. Дусларым гуманитар йөк тупларга булышсагыз иде.
Фото Рәфис Калимуллинның социаль челтәреннән алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев