Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Рәфкать Билданов: «Алар белән гел эшләмәс идем»

Чаллының танылган фотографы үзе турында сөйләде.

Фотограф Рәфкать Билдановны белмәгән кеше юктыр. Аңа 65 яшь. Шуның 45 елын ул фотога төшерә. Үзе әйтүенчә, бервакытта да ял итмәгән. 

– Сез кайсы яктан?
 – Әлки районы Яңа Камка авылыннан. Әти тракторчы, әнием сыер савучы. Без 4 бала үстек, ике энекәш һәм сеңлемә мин олы абый. Бөтенебез дә Чаллыда. Иң кече энекәш Тукай районында фермер. Әти гомер буе тракторда эшләде, иртә китә, кич кенә кайта иде, өйдәге бөтен эшне әни эшләде. 

– Ничәнче елны Чаллыга килдегез?
– 1981нче елны. Туганым Сәмигулла абый Камаловларда тордым. Ул мине Камазга агрегат заводына эшкә урнаштырды. Аларда  шулай ярты авыл яшәде бугай. 

– Фотография белән мавыгу да шунда башландымы?
– Беренче фотоаппаратымны авылда чагында әти алып бирде. Күземә ни күренә, шуны төшерә идем – кош-корттан алып, бөтен кешене. Ә инде Чаллыда бу эшкә ныклап тотындым. Һәр көнне эштән соң фотоаппаратны алып урамга чыга идем.  Төннәрен дөм караңгы бүлмәдә карточкаларны ясый идем. Элек пленкаларны «проявить» итәсе иде.

– Сезнең үз киенү стилегез бар.
– Шулай киен дип миңа әйтүче булмады. Үзеннән-үзе аңлашыла бит инде, әйтик, мэриягә костюмнан килергә кирәк. Шортик, спортивка, тапочкидан килгән кешене ишектән дә кертмәс идем.

– Сез гадәттә эшләгәндә башыгызга кызыл төстәге баш киеме киясез. Бу идея каян килде?
– Төрле шәһәрләр, чараларда  эшләгәндә күзәтүемнән чыгып шулай эшләргә кирәклеген аңладым. Мин ерактан күренеп торырга тиеш.

– Хатын-кызларны фотога төшерү авырмы? Ошамый дип зарланмыйлармы?
– Алар белән гел эшләмәс идем (көлә). Шунысы да бар, фотога төшергән бер хатын-кыздан да үз гомеремдә акча алганым юк. Мәктәп, балалар бакчаларына да йөрмим. Чөнки бөтен кешенең дә фотография сатып алырга акчасы булмаска мөмкин. Ә бала-чаганы төшерсәң, ул елап булса да әнисеннән алдырта. Андый эш, андый акча миңа рәхәт китерми.

Тулы интервьюны «Шәһри Чаллы» – «Пятачок» газетасыннан укыгыз

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев