Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Райисполком” тукталышындагы бинаны кайчан сүтәчәкләр?

Чаллы прокуроры шикаять белән чыкты.

“Райисполком” тукталышындагы төзелеп бетмәгән бина буенча суд һаман дәвам итә. Чаллы прокуроры тагын шикаять белән судка мөрәҗәгать итте. Бу юлы да төзелеп бетмәгән бинаны сүтелүен таләп итә. 

Исегезгә төшерәбез, объект төзелешенә 17/03 йортында яшәүчеләр каршы чыкты. Алар хокукларын яклау максатыннан төрле инстанцияләргә мөрәҗәгать итте. Нәтиҗәдә прокуратура тикшерү үткәрде. 

Төзелеп бетмәгән объект хуҗасы – эшмәкәр Дамир Бибишев. 2013 елда ул шәһәр хакимияте белән килешү төзи - 7,5 мең кв.м мәйданны арендага ала. Документлар буенча ул 3 елга исәпләнгән. Узган ел аренданы 2033 елга кадәр озынайта. 

Генплан буенча 17/03 йорты каршындагы территория рекреацион зона булып санала. Биредә ял итү зонасы, сквер булырга тиеш. Башка объектлар төзү тыела. 

Чаллы судында башка дәлилләр дә китерелде. Эшмәкәр Дамир Бибишев төзегән бина 5-6 катлы йорт биеклегендә, 16,5 метр. 17/03 йорты белән арасы да 20 метр урынына, 12 метрны гына тәшкил итә. 

Суд эше тагын 29 августта каралачак. Өченче зат итеп башкарма комитет вәкилләре дә чакырылды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев