Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Район башлыгы ветеранны котлады

Ветераннар котлаулар кабул итә.

Чаллыда Бөек Ватан сугышында катнашучыларны һәм ветераннарны Җиңү  көне уңае белән хөрмәтләүләр дәвам итә. 
Үзәк район башлыгы Эдуард Фәттахов  Бөек Ватан сугышында катнашкан Әхмәт Сөләймановка ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Чаллы мэры Наил Мәһдиев исеменнән открытка һәм азык-төлек җыелмасы тапшырды.

Әхмәт Рамазан улы 1923 елда Чирмешән районы Туймәт авылында туган. 1942 елда Совет армиясенә чакырылган, Лениград һәм беренче Украина фронтларында катнашкан. Өч тапкыр каты яраланган, аның кулын кискәннәр. 1945 елда госпитальдә дәваланганнан соң, туган авылына кайткан.

2006 елда ул Чаллыга күчеп килгән. Аның 4 баласы,  6 оныгы, 5 оныкчыгы бар.
Әхмәт Сөләйманов «Беренче дәрәҗәдәге Ватан сугышы», «Кызыл йолдыз» орденнары һәм бик күп медальләр белән бүләкләнгән. 

Фото/ Үзәк районнан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөек Ватан сугышы Җиңү бәйрәме