Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Район башлыклары ветераннарның өйләренә барды

Бәйрәм белән котлап, бүләкләр тапшырдылар.

Чаллыда  Бөек Җиңүнең 78 еллыгына әзерлек эшләре дәвам итә. Бүгенге көндә район башлыклары сугыш ветераннарын һәм тыл хезмәткәрләрен өйләренә барып бәйрәм белән котлыйлар. 

Үзәк районда 4 – Бөек Ватан сугышы ветераны, 7 –   канцлагерь тоткыны, 86 Бөек Ватан сугышында катнашкан кешенең тол  калган хатыны һәм 139 тыл хезмәткәре яши. 

Район башлыгы Эдуард Фәттахов Бөек Ватан сугышы ветераны Серафим Агафонов белән тыл хезмәткәре Мария Хохоринаның өйләренә барып якынлашып килүче Җиңү белән котлады. Ныклы сәламәтлек, имин тормыш теләде. 

Автозавод районы башлыгы Винер Харисов та берничә ветеранны өйләренә барып Бөек Җиңү бәйрәме белән котлады. 

Район башлыклары ветераннарга һәм тыл хезмәткәрләренә ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм шәһәр мэры исеменнән открыткалар, бүләкләр тапшырдылар. 
Фото/Үзәк районнан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җиңү көне Бөек Ватан сугышы