Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рактан дәваланган Олеся Иванова: «Авыруымнан оялмыйм»

Аңа бер-бер артлы операцияләр кичерергә туры килә.

Шәһәрдәшебез Олеся Ивановага 40 яшь. Аның яраткан тормыш иптәше, 19 яшьлек кызы, 14 яшьлек улы бар. Дәрәҗәле урында уңышлы гына эшләп йөргәндә аңа яман шеш диагнозы куялар. Бер-бер артлы операцияләр, озакка сузылган дәвалану үтәргә, эштән китәргә туры килә.  Бүгенге көндә Олеся исән-сау, үзен яхшы хис итә һәм ул тормышындагы әлеге катлаулы чор турында ачыктан-ачык сөйләде.

2022нче ел башында  Олеся үзенең күкрәгендә шеш таба. 
«Әнием миңа: «Үсмер вакыттан ук  күкрәкләреңне тикшереп тор», – дия иде. Шулай, бервакыт капшаганда сул якта төер барлыгын сиздем. Моның яхшы нәрсә түгеллеген чамаласам да хастаханәгә бармадым. Яман шешне дәвалаганнарын, моның өчен табибка мөмкин кадәр иртәрәк барырга кирәклеген белгән булсам, бәлки алай эшләмәгән дә булыр идем. Тик мин курыктым. Үләргә язган икән, узмыш юк, дип уйладым. Берәр ай үткәндер, авырту сизә башладым. Ел ахыры, эш күп, һаман калдыра килдем. Шулай бер көнне УЗИга барырга тәвәкәлләдем. Соңгы кеше булып табибка кердем. Ул: «Онкология», – диде. Хәтерлим, иптәш кызым хәлемне белешкәч, сер бирәсе килми бит, берни булмагандай, елмаеп диагнозны әйттем. Ә өйгә кайтып җиткәч, үз-үземне белештерми үкереп еладым», – дип сөйли әңгәмәдәшем.  
УЗИда I нче стадия икәнлеген әйткәч, Олеся беркадәр җиңеллек тоя, күңелендә өмет уяна. Тик тикшерү өчен  алынган күзәнәкләр ракның төре агрессив булуын күрсәтә,  организм яшь, бар процесслар да, шул исәптән яман шеш күзәнәкләре дә тиз арта. Бер ай эчендә шешнең күләме ике ярым такыр арта, метастазалар башлана, лимфотөеннәргә барып җитә. Әңгәмәдәшем 8 химия курсы үтә, операция ясата. 
«Химия ярдәм итте, шеш тә, метастазалар да юкка чыкты, тик барыбер бу урыннарны алдырырга туры килде. Операцияне медицина иминиятләштерү полисы (ОМС) буенча түләүсез ясадылар¸ имплант куйдылар. Шул вакытта мин организмда мутация булу-булмавын тикшерүче генетик анализ ясаттым. Тагын шеш барлыкка килү ихтималы ачыкланды. Миндә ул нәселдән килә икән.  Шуңа күрә таргет, нурланыш  терапияләрен үткәч, бер елдан икенче күкрәгемне дә алдырдым». 
Олеся тиз арада үз-үзен кулга ала һәм гадәттәгечә, елмаеп яши башлый. Операциягә кергәндә дә, табиб белән аралашканда да,  химиядән соң чәчен алдырганда да үзен тыныч тота. 
«Күп кеше химиядән соң чәч коелу турында әйтә. Пеләш калу кыен, билгеле, тик шулай да башкасы авыррак. Терапия вакытында баш шулкадәр нык авырта, чәч бөртекләрен йолкып аласы килә башлый. Мине сеңлем машинка белән кыркыды, без аны видеога да төшердек – ул елый, ә мин аны юатам, шаяртам. «Син ничек шулай позитив кала аласың?», – дип аптырады ул. Чәчсез калгач, җиңеләеп киттем. Парик миңа ошамый иде. Кепка киеп йөрдем, гел кыенсынмадым», – дип сөйли язмам герое.
Шөкер, дәвалану тиз үтә, табиблар уңай динамика турында хәбәр итә. Башка кешеләрнең терелеп 30, 40, хәтта 50 ел  яшәгәннәрен ишеткәч, Олесяда да яхшыга – озак яшәүгә өмет уяна.  Бу вакытта ул  диагнозы турында күп уйлана. Ни өчен язмыш аңа мондый сынау биргән дигән сорауга җавап эзли. Мөгаен, тормышка карашын  үзгәртер, яшәү кадерен тояр өчен дигән нәтиҗәгә килә. 
«Авыру балалар турында ишетсәм акча җыярга булыша идем, алар өчен бик нык борчыла идем. Хәтта ни өчен алар авырый, ә мин юк, дигән уйлар да кергәләде. Психолог ул вакытта яшәү мәгънәсен югалтканымны, балалар үскәч, үземне кирәксез итеп тойганымны аңлатты», – дип сөйли язмам герое. 
Әңгәмәдәшем дөнья мәшәкатьләре белән генә, акча табу өчен генә яшәргә ярамаганын, рухи кыйммәтләр дә мөһим икәнлеген аңлый. 
«Мин үскәндә иҗатка бик нык тартылдым, хәтта театр буенча укырга кермәкче идем,  тик әти-әни киңәше буенча бухгалтерияне сайладым. Дөрес, мин эшемне бик яхшы үзләштердем, тик барыбер күңелгә нидер җитмәде, канәгатьлек хисе юк иде. Ә хастаханә юлында йөргәндә уй баса, күпме яшәргә калганын да белмисең. Хисләремне кәгазьгә күчерү теләге туды.  Беренче язган шигыремне  иптәш кызларыма укыгач, күзләренә яшь тулды. Хәтерлим, авыр булса, шигырь язам, шулай хәлем җиңеләеп китә иде. Шуннан  бирле туктамаска тырышам. Ике ел эчендә җырлар да иҗат иттем, ютубта үземнең каналымны да булдырдым», – ди Олеся.
Иҗат белән мавыкса да, 20 ел бер ялсыз эшләгән шәһәрдәшебез өйдә үз-үзенә урын таба алмый башлый. Авырганчы ул зур оешмада баш бухгалтер вазыйфасын башкарган, ә операциядән соң эштән киткән.
«Эш эзли башладым. Элек  яхшы белгеч буларак, мине күп урыннарга чакыралар иде. Ә хәзер, онкология булганын, инде терелгәнемне әйтсәм дә, кайвакыт баш тарталар. Ә мин барыбер диагнозымны яшермим. Бер чараны алып барганда яныма  яшь ханым килде дә рәхмәт әйтте. Баксаң, ул да онкопациент икән, тик моны беркемгә дә әйтми йөргән, кешеләрнең мыскыллавыннан, читләшүеннән, эштән кууларыннан курыккан булган. Минем «Авыруымнан оялмыйм» дигәнемне ишетеп, фикерен үзгәрткән һәм хәтта сәхнәдә җыр башкарырга тәвәкәлләгән. Хәер, элек мин үзем дә рак турында әллә ни белми идем. Ирем дә соңыннан сөйләде, ул мине үлә, ә химияне хәлемне бераз җиңеләйтү өчен генә үткәрәләр дип уйлаган. Югыйсә безгә инде 40ар яшь. Чынлыкта яман шеш дәвалана, йогышлы түгел». 
Химиотерапиягә чиратта утыручыларның берсе  Олесяга  «Тормыш энергиясе» («Энергия жизни») төркеменә (Чаллыда онкология белән авыручы  200дән артык кешене берләштерүче иҗтимагый төркем - ред) чакыра. 
«Оештыручы Гөлнара, аңа ярдәм итүче актив кызларга башта шикләнебрәк кенә карасам да, якыннанрак танышкач, бик нык дуслашып киттек. Андагы теләктәшлекне башка бер җирдә дә табып булмый! Еш кына рак диагнозы куелгач, кешенең якыннары аннан читләшә. Бәлки куркалардыр, бәлки үзләрен ничек тотарга белмидер. Ә авыруга моны тою бик авыр, чөнки хәлеңне белешәләр икән, син әле исән дигән сүз. Төркемдә исә аралашырга да, табиблар, процедуралар, дарулар турында белешергә, бергәләшеп иҗат итәргә дә була. Иҗатта үз-үземне табуым белән дә мин шушы кызларга рәхмәтле. Алар һәм гаиләм ягыннан ныклы таяныч тойганга, үзем өчен бик зур эшкә тотындым – тормышым турында автобиографик китап язам, шигырьләремне дә шунда кертмәкче булам»,  – ди шәһәрдәшебез.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яман шеш