Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ралиф Ямалиев: «Дөрес ялганмаса, кире сындырасы була диделәр»

Танылган алып баручы умрау сөяген сындырган.

Блогер, төрле мәҗлесләр алып баручы һәм автор-башкаручы Ралиф Ямалиев подписчикларына сынган умрау сөягенең рентген сүрәтен күрсәтте.

"Соңгы айлар минем өчен бик авырлардан булды. Иңсәм каты авыртуга карамастан, алдан ук алынган мәҗлесләремне үткәреп чыктым. Клиентларымны  подводить итә алмадым", - дип уртаклашты ул. 

Чыннан да, тамада Ралиф Ямалиевның мондый бәлага юлыкканын беркем дә диярлек белми калган. Хәлен белеп хәбәргә чыккач, "күп кеше шаккатты, ничек шулай йөрдең, вәт синдәге сила воли дип әллә ни кадәр кеше язды", - ди ул.

"Сезон башында - июнь аенда  егылып ключицамны сындырдым. Авыртудан бигрәк заказ бирүчеләремне уйлап борчылдым. График тулы, ничек отменять итеп бетерәсең?! Мәҗлес алдыннан да, мәҗлес ахырыннан да күп итеп авыртуны баса торган дарулар эчтем. Махсус корсет киеп эшләдем. Тепмны бер дә киметмәдем, ничек моңа кадәр энергично җырлап-биеп үткәргән булсам, шулай эшләдем. Табиблар дөрес ялганмаса кире сындырасы була, дия торды..."
 Кешегә алданрак әйтмәвенең дә сәбәбен әйтте.

"Подписчикларым әле кичә куйгач та бик каты борчылды. 27есе буласы юбилей заказчигы да язды, үткәрә алырсыңмы соң дип. Мин әйтәм, төзәлеп бетте инде, бар да яхшы, дим."

Моның өстенә Ралифның шәһәрдән ерак түгел генә йорт та салып йөргән чагы. Җәй буе көндезен эшчеләр янында кайнашты. Материаллар алып кайтып торды. Боларны барысын дп сторисларында күрсәтеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев