Рамил Лотфуллин: «Коляскада да үрнәк бирергә була» - видео
Чаллының коляскалы баскетбол командасы Зәй районы мәктәбенә барды.
Инвалидлар ункөнлеге кысаларында шәһәребезнең «Яр Чаллы» коляскалы баскетбол командасы балаларга үз чыгышын күрсәтте. Чара команда капитаны Рамил Лотфуллин укыган Зәй районы Бигеш авылы мәктәбендә узды.
Рамил Лотфуллин 30 ел элек авылда өй салганда биеклектән егылып төшә. Шул вакытта умыртка сөяге зарарлана, ул инвалид коляскасында гына хәрәкәт итүгә кала. Тормышындагы мондый аянычлы хәлне ул бик авыр кичерә, тик шулай да яңадан яши башларга үзендә көч таба. Шәһәрдәшебезгә спорт, төгәлрәге, баскетбол ярдәм итә. Шуңа сынауларга бирешмәскә кирәклеген командасы үрнәгендә балаларга да күрсәтергә хыяллана ул.
– Мәктәпне тәмамлаганга быел 45 ел тулды. Без бик актив идек, хәзер дә тату, бер-беребезнең хәлен белеп торабыз. Җәй көне барыбыз бергә очрашкач, сыйныфташым, озак еллар мәктәп директоры булып эшләгән, хәзер физика укытучысы Азат Камилов хыялымны тормышка ашырырга тәкъдим итте. Авылдашларым, Кәрәкәстән Рәис Габдрахманов белән Илшат Яруллин акчалата ярдәм итте, – дип искә алды Рамил.
Команда егетләре Илшат Сәләхов, Альберт Җаббаров, Фәнис Сәхбиев, Юрий Пономарев, Юрий Вишневский һәм тренерлары Елена Тимофееваның кояскалы баскетбол уйнавын балалар да, өлкәннәр дә бик тәэсирләнеп карый. Коляскадагы бал биюләре буенча биш тапкыр Россия чемпионы, Дөнья чемпионаты призеры Юрий Вишневский һәм аның партнеры Элеонора Гайнуллинаның чыгышын да алкышларга күмәләр. Җырлар, шигырьләр әзерләп куйган балаларга баскетболчы абыйлары спорт туплары бүләк итә.
Чарада Рамил Лотфуллинның сыйныфташы, җырчы Сәрия Нәбиуллина да катнаша – ул үзенең күңелгә үтешле җырларын башкара.
– Улым Илнурның үлгәненә ике ай булды. Соңгы юлга озату, өчесен, җидесен, кырыгын үткәрү кебек бар эшләрне йола буенча тиешенчә башкардык, Аллаһка шөкер. Мәшәкатьләр бераз оныттырса да, ниләр кичергәнемне, баламны ничек юксынганымны үзем генә беләм. Шулай да Рамил чакырган очрашуга килми кала алмадым – улым да инвалид иде. Спортчы егетләргә хөрмәтем чиксез, шул рәвешле аларга теләктәшлек белдердем, – дип уртаклашты Сәрия апа.
Чыгыштан соң очрашуга тәм-томнар пешереп килгән сыйныфташлары егетләргә соклануларын, горурлануларын әйтәләр, аларның машина йөртүләренә шаккатып карыйлар. Коляскадан машинага күчеп утыруны аңлатырга, күрсәтергә туры килә. Шөкер, коляскалары яңа – быел җәй шәһәр мэры Наил Мәһдиев дүрт спортчыга Германиядә ясалган кыйммәтле коляскалар бүләк итте.
– Һәркайсыбызга үлчәп ясадылар, үзләре җиңел. Ярышлар вакытында да идарә итәргә уңайлы, җәһәтрәк хәрәкәтләнергә мөмкин.
Моны исбатлап, «Яр Чаллы» коляскалы баскетбол командасы 7 декабрь көнне «Витязь» спорт комплексында шәһәркүләм инвалидлар спарткиадасында да катнашты.
Фотолар Рамил Лотфуллиннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев