Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы проспектларында - шәһәребез батырлары

ЗЯБ бистәсендә танылган көрәшчеләр фотолары белән щитлар урнаштырылды.

Көрәш буенча Чаллы батырларын хәзер һәркем беләчәк. Чаллы проспектларындагы реклама щитларында чемпионнар фотосурәтләре урнаштырылды. 

ЗЯБ бистәсенең Бумажниклар тукталышы янында көрәшче Рәнис Гыйләҗетдиновның фотосы эленеп тора. Исегезгә төшерәбез, ул - билбаулы көрәш буенча Россиянең атказанган спорт мастеры һәм көрәш буенча Россиянең спорт мастеры. Казанда Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турнирында быел беренчелекне яулады. 

Пединститут тукталышы янында көрәшче Азат Габдрәшитовның фотосы урнаштырылды. Азат та үз үлчәү категориясендә (90 кг) быелгы Муса Җәлил турнирында җиңү яулаган көрәшче. Моннан тыш, ул көрәш һәм билбаулы көрәш буенча Россиянең спорт мастеры да. 

"15 февральдә шәһәр буйлап шундый олы плакатлар элдек. Муса Җәлил турнирын җиңү – безнең өчен Олимпия уеннарын откан кебек. Әлеге көрәшчеләребез – безнең горурлыгыбыз", – диде Чаллы көрәш федерациясенең башкарма директоры Рамил Хисмәтуллин.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев