Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Ранилга биргән сәдакам сугышчан дусларым рухына дога булып барсын»

Хәрби Ильвир авылдашының авыру баласына ярдәм итә.

Узган елның сентябрендә РФ Президенты Владимир Путин илебездә өлешчә мобилизация игълан иткәч, кыю ир-егетләр Ватаныбыз иминлеге өчен махсус хәрби операция зонасына киттеләр. Алар арасында Тукай районы Иске Абдул авылы егете Ильвир та бар иде. 

Ильвир Чаллыдагы бер төзелеш оешмасында менеджер булып эшләгән. «Авылга шалтыратып, миңа повестка юкмы дип белештем дә, барлыгын белгәч, үзем барып алдым. Эзләсәң китми калу җае булгандыр да, әмма мин бу турыда уйламадым, сентябрьдә китеп бардым. Казанда өйрәнүләрдә булдык, аннары Донецкига киттек. Башта Чаллы, Татарстан, Тукай районы, Мари Эл егетләре белән бергә булдык», – ди ул. 

Ильвир ике тапкыр яралана. Аллаһының ярдәме белән исән-сау кала. «Икенче тапкыр 19 июльдә иртәнге сәгать 2дә штурмга кердек. Каршы якның позициясенә барып җиткәндә безне АГС белән (автомат станоклы гранатомёт) «капладылар». Берсе командир белән минем арага төште. Командирның аягы сынды, минем ботым җәрәхәтләнде», – дип сөйләде ул коточкыч көн турында. Хастаханәләрдә операцияләр кичереп, дәваланганнан соң, әти-әнисе янына ялга да кайтып, бер айдан артык туган ягында тернәкләнү узды. Футбол уйнап, башындагы авыр уйларны таратты. «Үзем монда булсам да, күңелем тегендә, дусларым янында иде. Яралар сызласа да түзәрлек. Иң авыры – дусларыңны югалту. Командирым, тагын берничә дустым мәңгелеккә арадан китте», – дип моңсулана егет.

«Гроза татарин» позывнойлы якташыбыз үзе хәрби хәрәкәт зонасында, катлаулы шартларда булса да, ярдәмгә мохтаҗларга булыша. 
– Авылдашым Айгөлнең авыру улына май аенда ярдәм итә башладым. «Ярдәм итә алганда булышырга кирәк, үзең өчен генә яшәү дөрес түгел», – дигән уй керде башыма. Савап булсын дидем. Игелек кылган кешегә Аллаһы Тәгалә рәхмәтле бит. Ранилга ярдәм иткәч, беренче тапкыр яраландым. Аллаһка шөкер, исән калдым. Контузия алган идем. Яныма снаряд төште дә, җир астында күмелеп калдым... Хәзер контузиянең эзе дә калмады дисәм дә була, кайвакыт аркам гына авырта. Икенчесеннән соң да, Аллаһка шөкер, аякка бастым, футбол да уйный алам, – ди ул. 

Шәһәрдәшебез, авыру бала Ранилның әнисе Айгөл Галиева Ильвирга бик рәхмәтле. 
«Ильвирдан беренче ярдәмне алгач, ул авылга кайткач Ранил белән бергәләп барып, Ильвир абыйсының кулын кысарбыз дип нәзер әйткән идем. Үзе дә әти-әнисеннән читтә булган, авыр шартларда хәрби бурычын үтәгән егеттән 20 мең сум ярдәм алу күңелемә бик авыр булды. Ләкин Ильвир бик тиз тынычландырды: «Айгөл апа, бу бит Ранилга. Балага файдам тисен, улыгыз терелсен», – диде. Беренче тапкыр ялга кайткач, авылда очраштык. Ранил да солдат абыйсын бик яратты. Аралашып, дус булып яшибез. Тормыш сынауларны күп бирсә дә, авылдашым мәрхәмәтлелек, игелеклелек кебек асыл сыйфатларын югалтмаган. Дөрес, олыгайган, тормышка карата фикерләре үзгәргән, әмма елмаюы, шуклыгы калган. Мин бит аны мәктәптә укыган чагыннан беләм.

Педагогия институтын тәмамлагач, туган авылым Иске Абдулда практика үттем. Башлангыч сыйныфларда, төгәлрәге, Ильвирлар сыйныфында музыка дәресе алып бардым. Ильвир тиктормас, бик шук, шаян укучы иде. «Үскәнем, музыка, җыр дәресләрендә дә тик тора алмыйсың, төгәл фәннәрдә ничек утырасың?» – дигән соравыма: «Ә мин утырмыйм, дәрес буе басып торам, апа», – дип җавап бирә иде. 

Ул махсус хәрби операциягә киткәч, безнең дуслык тагын да ныгыды. Дусларын югалтуны бик авыр кичерә. Бер дусты иптәшләренә: «Миңа все... Гәүдәмне әниемә кайтарып бирегез», – дип әйтергә генә өлгергән. 

Безнең Ильвирны догалар саклап йөртәдер инде. Үзем иртәнге намазны калдырмыйм. Аллаһы Тәгаләдән авылдашымны, барлык ир-егетләрне саклап йөртүен сорыйм. Ильвирның 86 яшьлек Фәймә әбисе тәүлек буена догалар укый. Игелекле авылдашыбызны фәрештәләр саклап йөртсен», – ди Айгөл. 

Ильвир Ранилга мобилизация башлану, роталарының махсус хәрби хәрәкәт зонасына китү көне уңаеннан да, башка көннәрдә дә, кыскасы, даими булыша. «Биргән сәдакаларым мәңгелеккә күзләрен йомган сугышчан дусларым рухына дога булып барсын», – ди ул. 

Айгөл Галиева шундый игелекле, батыр йөрәкле ул тәрбияләп үстергәннәре өчен авылдашлары Илгиз абый белән Фәйрүзә апага рәхмәтле. 
«Ильвирыбыз исән-сау йөреп кайтып, үзенә тиң яр табып, бәхетле гаиләсендә бәрәкәтле гомер кичерсен. Бар хыяллары тормышка ашсын!» – ди ул. 

Сүз уңаеннан, шәһәрдәшебез Айгөл Галиева үзе дә игелекле эшләрдә катнаша. Махсус хәрби операциядәге егетләргә дусты Эльвира Гайнетдинова белән бергәләп токмач кискәннәр. «Мөслим егете Рүзәл Минһаҗев аны егетләргә алып китте. Токмачның бер өлешен сатып, хәрбиләргә үзләре сораган кирәк-яракларны алдык», – диде Айгөл.  

Фото шәхси архивтан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: татарстан МарафонВСЕСВОИ СВО ВСЕСВОИТМ