Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Ранис Гыйләҗетдинов: «Бүген отылсаң, иртәгә барыбер җиңәсең»

Гелик Екатеринбург Сабан туе абсолют батыры булды.

Аңа тәкә һәм Lada Granta автомобиле бүләк иттеләр. Машина ачкычларын ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзе тапшырды. Быел Чаллы Сабан туенда да аңа ставка ясаганнар иде. Өч тапкыр абсолют батыр булып калган көрәшче бит. Әмма җиңүне көндәше Азат Габдрәшитовка бирде. Сәбәпләре һәм планнары турында үзе белән шалтыратышып сөйләштек.  

- Җиңүегез белән котлыйм. Екатеринбург Сабан туенда көрәшүе авыр булдымы? Көрәшчеләр ничегрәк иде? 

- Күбрәк Төмән ягыннан, Чиләбе, Свердовск, Башкортстан һәм Татарстаннан килгәннәр иде. Барысы да көчле, әзерләнгәннәр. Әмма иң көчле көрәшчеләр безнең Татарстанда инде ул. Анда әзерлек сизелеп тора. 

- Финалда кем белән очраштыгыз? 

- Минем сыман ук «Витязь» спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Рөстәм Сәләхов белән очраштым. Аңа хәтле Башкортстаннан Айгиз Зәйнетдинов белән көрәштем. 

- Сезгә автомобиль бүләк иттеләр. Бу сезонда беренче машинамы? 

- Юк, икенче. Аңа кадәр Түбән Кама Сабан туенда көрәшеп откан идем.

- Әнә бит ничек, Чаллы Сабан туенда оттырдыгыз, әмма башка җирдә ике тапкыр җиңдегез. 

- Аллаһка шөкер! Спортта җиңелүче дә, җиңүче дә була инде ул. Җиңелсәң ул өстәмә мотивация дә әле. Бер китапта укыган идем: чемпион булган кеше үз гомерендә иң күп җиңелгән кеше дип язылган. Ул әкренләп тәҗрибә җыеп, үсә. Минем карьерамда җиңелүләр күп булды. Шуңа күрә барысын да үзем аша үткәреп, нәтиҗәләр ясап, алга таба барам.. 

- Чаллы Сабан туенда көрәшкәндә нәрсә җитеп бетмәде дип уйлыйсыз? Финалда арыдыгыз бугай.

- Схваткалар киеренке иде. Эмоциональ, физик яктан да арытты. Җәрәбә дә шулай туры килде бит, миңа каршы дип әйтим микән инде. Миңа финалга 2-3 тапкыр көрәшеп чыгарга туры килде. Көндәшем бер тапкыр көрәшеп кенә минем белән очрашты. Мораль яктан да әзерлек җитеп бетмәгәндер. Сәбәпләре күп инде. Нәрсә генә әйтсәң дә җиңелгәндә «отмазывается» дигән сыман була инде ул. Оттырдың – оттырдың инде, анда уфтанасы юк. Бүген оттырдың, иртәгә барыбер җиңәсең.

- Борчылмыйсыз, димәк.

- Борчылу бар инде ул. Борчылмасаң кеше булмыйсың бит син (көлә). һәркешенең дә хис-тойгылары бар. 

- Откан машиналарыгызны нишләтәсез?

- Башта әтигә, гаиләгә калдырган идем. Хәзер инде машина җыеп ятудан файда юк. Сатып акчасын тормышка, операциядән соң тернәкләнүгә тотарга уйлыйм. Борынга операция ясатып та бик күп акча китте. Көрәшә-көрәшә суламый башлаган иде инде. Хәзер әкренләп җайланып килә. 

- Алга таба планнарыгыз нинди? 

- Икенче елга әзерләнергә инде. Операция белән тиешенчә шөгыльләнеп булмады. Хәзер ныклап тотынабыз. 

- Өйләнмәдегезме әле?

- Әлегә юк. Аллаһ теләсә, озакламый инде.

- Хәбәр итми калмагыз, сезнең өчен сөенербез. 

- Ярый, рәхмәт.  

Ранисны 7 яшендә көрәшкә әнисе Анна Гыйләҗетдинова алып килгән була. «Башкалар җитез, тиз алдыралар иде. Ул бераз калыша иде. Әмма Ранисның үжәтлеге, тырышлыгы көчле булды. Аның әнисенә дә рәхмәт. Ранис түзә алмыйча 3 тапкыр көрәштән китте. Әнисе кабат алып килде», - ди Илгиз Шәмсевәлиев. Ранис турында моннан укыгыз. 

Татарстан Рәисе матбугат хезмәте фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев