Раштуа төнендә Чаллыда автобуслар ничек йөриячәк?
Яңалыклар тасмасы

Раштуа төнендә Чаллыда автобуслар ничек йөриячәк?

Шәһәрнең православие храмнарында Раштуа бәйрәмен уздыру уңаеннан җәмәгать транспорты эше махсус оештырылачак.

2022 елның 7 гыйнварында автобуслар 2:30дан түбәндәге маршрутлар буенча йөри башлаячак:
- Свято-Вознесенск соборына (Чулман проспекты буенча «Автостанция» тукталышына кадәр);
- Раштуа храмына (Автозавод проспектыннан Тынычлык проспектына чыгып, «Автостанция» тукталышына кадәр).
- Крестовоздвиженская чиркәвенә ( Җиңүнең 40 еллыгы урамында - Автозавод проспекты - Мәскәү проспекты - "Автостанция" тукталышы).

Фото: news.myseldon.com

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


автобус

Нет комментариев