Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Рәссам Хәния Гәрәева: «Бер оныгым минем юлдан китте»

Аларның балалары Чаллының милли рухлы мәктәпләрендә укыганнар.

Татарстан рәссамнар берлеге әгъзасы Хәния Гәрәева ире белән бергә ике бала тәрбияләп үстерде. Гәрәевлар балаларында туган телгә мәхәббәт тәртияли алуларына горурланып яшиләр. Аларның балалары Чаллының милли рухлы мәктәпләрендә укыганнар. 

«Балаларым башта 52нче татар мәктәбендә укыдылар. Аннары улым Рамил укуын татар-төрек лицей-интернатында дәвам итте. Педагогия институтын тәмамлады. Ләкин бүгенге көндә укытучы булып эшләми. «Грузовой» сервиста эшли. Аның 4 баласы бар. Аллаһка шөкер, аның бер улы Фәргать минем юлдан китте. Башта 5 ел сәнгать мәктәбендә укыды. Аны 5ле билгеләренә генә тәмамлады. 10-11нче сыйныфта «Да-да» мәктәбенә йөрде. Бүгенге көндә ул Казан Дәүләт архитектура-төзелеш университетында  шәһәр төзелеше факультында бюджет төркемендә укый. 
Кызыбыз Ләйсән Г.Акыш исемендәге лицей-интренатның беренче чыгарылыш укучысы. Ул биредә юридик сыйныфларда укыды. Аннары Казан Дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлады. Бүгенге көндә юрист булып эшли. Алар ике кыз тәрбияләп үстерделәр. Кызлары Наилә Мәскәүдә укып кайтты, икътисад юлын сайлады. Хәзер Мәскәүнең бер югары уку йортында читтән торып психологка укый. Гүзәл 26нчы гимназиядә укый. Аллаһка шөкер, балаларыбыз безнең горурлыгыбыз, алар минем иҗатымны аңлаучы кадерле кешеләрем. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Алма агачыннан ерак тәгәрәми» Хәния Гәрәева